Татарстанда октябрьнең икенче ункөнлеге гадәттәгедән шактый җылырак булачак.
Һаваның уртача температурасы климатик нормадан 5 градуска югары булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр. Оешмада искәртүләренчә, 11–20 октябрьдә республикада уртача температура нормасы +5,4 градус, Казанда +5,8 градус тәшкил итә. Димәк, бу чорда уртача температура республикада +10,4, ә Казанда +10,8 градус булачак.
Нет комментариев