Татарстанда  автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Җәмгыять

Татарстанда автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, 50 яшьлек Peugeot йөртүчесе Алексеевск бистәсенә барганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, пассажир автобусына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасы бәрелешкән.

Һәлакәтнең барлык шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров килгән.

Факт буенча процессуаль тикшерү оештырылган. Аның барышын һәм нәтиҗәләрен район прокуратурасы контрольдә тота.


Нет комментариев