Бәрәңге иң арзан продуктлар рейтингында икенче ай рәттән беренче урында
Җәмгыять

Бәрәңге иң арзан продуктлар рейтингында икенче ай рәттән беренче урында

Россиядә бәрәңгенең уртача бәясе 11,6 процентка кимегән һәм килограммы өчен 49,8 сум тәшкил иткән, «Татар-Информ» хәбәр итә.

  • Бу хакта РИА Новостига Руспродсоюзда хәбәр иттеләр.

Ассоциация мәгълүматлары буенча, бәрәңге иң арзан продуктлар рейтингында икенче ай рәттән беренче урынны алып тора. Сентябрьнең соңгы атнасында бәрәңгенең уртача куллану бәясе 49,8 сум тәшкил иткән – үткән ай белән чагыштырганда 11,6 процентка кимрәк. Сентябрьдә шулай ук сизелерлек арзанайган азык-төлек бишлегенә кәбестә кергән, аның бәясе – 10,7 процентка, суган – 9,3 процентка, алма – 9,2 процентка, кишер – 8,7 процентка һәм чөгендер 6,3 процентка кимегән.


Нет комментариев