Татарстан Рәисе  сайлаулар барышын даими контрольдә тотарга кушты
Җәмгыять

Татарстан Рәисе сайлаулар барышын даими контрольдә тотарга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү барышын даими контрольдә тотарга кушты.

  Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов төп бурычларның берсе буларак тавыш бирүнең иминлеген һәм легитимлыгын тәэмин итүне атады. Ул шулай ук сайлаучыларны сайлау участокларына килеп, тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

Тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш биргән. Россия буенча бу күрсәткеч 29,45 процент тәшкил иткән.

 

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

 


Нет комментариев