Бирдебәк авыл халкы сайлауларда бик актив катнаша
Җәмгыять

Бирдебәк авыл халкы сайлауларда бик актив катнаша

Каз Чаллы авыл җирлегенең 2434 нче сайлау участогында алдан планлаштырылган әһәмиятле чара биредә яшәүчеләрнең зур активлыгы белән үтә, дип таныштырды безне авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин.

Гадәттәгечә, өлкән яшьтәгеләр бу юлы да беренчеләрдән булып участокка килеп үз тавышларын биргәннәр.

Бирдебәк авылында яшәүче 82 яшьлек Вера Алексеевна Михайлова да аннан читтә калмаган. Авыл җирлегендә аның кебек өлкән яшьтәге авыл хөрмәтлеләре янына икенче көнне генә өйләренә барып сайлау үткәрергә планлаштырган булсалар,  Вера Алексеевна барысын да уздырып участокка беренчеләрдән булып үзе килгән.

Биредә безгә аның гомер-гомергә шундый актив, җитез һәм өлгер булуы хакында мактап телгә алдылар.


Нет комментариев