Балык Бистәсе муниципаль районының 2418 нче участогында тавыш бирү тыныч шартларда уза
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районының 2418 нче участогында тавыш бирү тыныч шартларда уза

Бүген 2026 елның 18 сентябрендә IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренче тавыш бирү көне уза.

Тавыш бирү тагын ике көн дәвам итәчәк — 19 һәм 20 сентябрьдә.

Балык Бистәсе муниципаль районының 2418 участогында иртәдән зур җанлылык. Тавыш бирергә төрле яшьтәге сайлаучылар килде. Участок бинасында тыныч һәм җаваплы гражданлык активлыгы атмосферасы хөкем сөрә. Тавыш бирү дәвам итә. Беркем дә үз иленең киләчәгенә битараф түгел-кешеләр гаиләләре белән килә.

 Һәр сайлау бюллетене-ул гомуми эшкә шәхси өлеш кертү, гражданнар мәнфәгатьләрен югары канун дәрәҗәсендә яклаучыларга ышаныч чагылышы. Сайлау комиссиясе сайлау өчен уңайлы шартлар тудырып, төгәл эшли.


Нет комментариев