Тавыш бирүнең икенче көнендә Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылындагы 2446 нчы сайлау участогы чын бәйрәмчә һәм җанлы рухта бара.
Биредә иртәдән үк музыка яңгырый, ул килгән һәркемнең күңелен күтәрә. Сайлаучылар өчен җылы чәй өстәле оештырылган.
Һәр кеше илебезнең киләчәген билгеләүдә үз тавышының гаять мөһим икәнен тирәнтен аңлап килә. Тавыш бирү процессы югары оешканлык дәрәҗәсендә, сайлау системасына карата хөрмәт һәм ышаныч шартларында уза.
Участок комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны ачык йөз белән каршы ала һәм эшне төгәл алып бара. Бу көннең рухы иң мөһимен ассызыклый: урнага салынган һәр бюллетень — ул гомуми эшкә, көчле һәм чәчәк атучы Россия киләчәгенә кертелгән лаеклы өлеш.
Нет комментариев