Җәмгыять

2027 елның 31 декабрен ял көне итеп иигълан иттеләр

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең карары нигезендә 2027 елның 31 декабрен ял көне дип игълан итте, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәтендә. Бу хакта РИА Новости яза.

«Яңа елда 2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Шул рәвешле, аларны җомгага туры килгән 5 ноябрь һәм җомгага туры килгән 31 декабрь көннәренә күчерергә карар кылынды», – диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Шулай итеп, 2027 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде.

 


Нет комментариев