Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 10 яшьлек пациентның талагын саклап калган.
Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Кызны хастаханәгә компьютер томографиясе ясаганнан соң китергәннәр. Хирурглар операция вакытында яман шеш белән зарарланган тукыманың сәламәт өлешләрен мөмкин кадәр саклап калырга карар кылган.
Пациентның талагының зарарланган өлешен кисеп алганнар һәм сәламәт өлешен калдырганнар. Операция вакытында заманча электрокоагуляция җиһазлары кулланылган. Ул хирургларга кан агуны контрольдә тотарга һәм кан югалтуны киметергә ярдәм итә.
«Операциядән соңгы чор уңышлы узды. Кыз белгечләр күзәтүендә, аның хәле тотрыклы», – дип сөйләде министр.
Нет комментариев