Республикада асылма каен орлыкларын әзерләү чоры башланды
Җәмгыять

Республикада асылма каен орлыкларын әзерләү чоры башланды

2026 елга Татарстанда урман орлыгы чималын җыюның гомуми планлы күләме кимендә 11,4 тонна тәшкил итә

Татарстанның урман тармагы белгечләре асылма каен орлыкларын җыя башладылар. Эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Антонова.

Быел урман хуҗалыкларына барлыгы 805 кг каен, корычагач һәм юкә орлыгы әзерләргә кирәк булачак. Эшкәртелгәннән соң чималны республика питомникларында үсентеләр өчен складларга салачаклар. 2026 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 1 174 кг орлык җыйганнар инде (күбесенчә нарат һәм чыршы).

Алдагы эш – имән чикләвеге хәзерләү. 2026 елга Татарстанда урман орлыгы чималын җыюның гомуми планлы күләме кимендә 11,4 тонна тәшкил итә.

 


Нет комментариев