Гомер өчен көрәш, авыруларның янәдән тулы тормыш белән яши башлавы медицина хезмәткәрләренең сәләтенә, белеменә бәйле.
Бәтке авылына килгәч иң беренче эш итеп медпунктка туктыйсы иттек. Чөнки фельдшер-акушерлык пунктлары - ул авылларның “йөрәге”. Биредә яшәүче халыкның сәламәтлеге, аларның бүгенге көн торышы турында фельдшерлардан башка берәү дә төгәл итеп әйтә алмас. Сәламәт яшәү рәвеше исә авылның, халыкның яшәү-көнкүрешенә нык бәйле.
.jpg)
Авыллардагы фельдшерларга хөрмәт зур
Без килгәндә фельдшер Раилә Низаметдин кызы Нәбиуллина эш урынында иде. Авыл халкы арасында хөрмәте зур аның, хезмәт тәҗрибәсе дә берничә дистә еллар белән исәпләнә.
—Мин инде бу хезмәтемдә 1985 елдан бирле. Түбән Кама медицина училищесын тәмамлагач беркадәр үзебезнең район җирлеге авылларында эшләргә туры килде. Аннан инде 1998 елда шушы Бәтке авылына билгеләндем. Эшли башлаган елларда авыл халкы күп иде. Яншык, Кече Укмас, Дикое Поле, Бәтке авылларыннан мәктәптә укучылар саны ул чорларда 100 гә якын булды. Прививкалар һәрчак вакытында ясалды.
Хәзер авыл “картаеп” бара. Хәер, бу бездә генә түгелдер инде. Бүгенге көндә безнең фельдшер-акушерлык пунктында 125 кеше исәпләнә. Шулар арасыннан берәү 17 яшьлек үсмер, икенчесе 2 яшьлек бала. Калганнары урта, өлкән буын кешеләре. 80 яшьтән узганнар 10 кеше исәпләнә, — ди Раилә.
Уфтанып та, борчылып та әйтә ул бу сүзләрне. Югыйсә авылларда да хәзер яшәр өчен бөтен уңайлыклар, мөмкинлекләр бар. Тормыш иркен, рәхәт. Әмма эшлим дисәң, ныклап керешерлек эше юк. Шуңа да авыл өлкәннәр кулына калып бара.
Диспансеризациягә халык хәзер җитди карый
—Диспансеризацияне ел башыннан үткәрә башлыйбыз, инде барысы да үтеп бетте. . Авылда күпчелеге өлкән яшьтә булгач авыручылар да аз түгел. Югары кан басымы, йөрәк авыртулары, шикәр диабеты авыруларыннан интегүчеләр шактый. Район үзәк хастаханәсе табибы билгеләгән процедураларны үзебездә үтәләр, — ди тәҗрибәле фельдшер.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты биредә 2015 елда файдалануга тапшырылган. Пунктка җылы су кертелгән, канализациясе бар, электр җылыткыч эшли. Эшләр өчен уңайлыклар бик яхшы. Фельдшерның кабул итү кабинеты, процедура өчен аерым бүлмәләр бар.
Электрокардиограмма (ЭКГ), күз басымын үлчәү, кан анализларын алу – барысы да шушында уздырыла. Болар бар да халык сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнгән. Заманалар үзгәргән саен эшләве дә бермә-бер җиңеләя. Әмма нинди генә чор булса да, син күңелең белән барыбер шәфкатьле, игелекле, ярдәмгә ашыгучы кеше булып калырга тиешсең.
Әнә шулай уйлый Раилә Низаметдин кызы. Аның: “Безнең эштә шәфкатьлелек, сабырлык, белем һәм тәҗрибә — төп таләпләр”, дигән сүзендә мең хаклык бар.
Нет комментариев