Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 40 нчы юбилей конференциясе узды. Аның эшендә Балык Бистәсе районы делегациясе дә катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе - 2022-2026 елларда төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре. Катнашучылар Халык программасын, партия проектларын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.
Конференция барышында яшерен электрон тавыш бирү юлы белән партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең яңа секретаре итеп Фәрит Габделганиев сайланды. Чарада Балык Бистәсе районы вәкилләренең республика һәм федераль дәрәҗәдә танылган уңышларына аерым игътибар бирелде.
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айнур Мингарипов «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек булды. Корноухово башлангыч бүлекчәсе секретаре Сергей Миндагалиев партиянең иң яхшы башлангыч бүлекчәләре республика конкурсында призлы урын алды. Моннан тыш, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы, Яңа Арыш башлангыч бүлекчәсе секретаре Хәлим Зарипов партиянең яңартылган төбәк сәяси советы составына керде.
Билгеләнгән нәтиҗәләр Балык Бистәсе партиячеләренең актив эшчәнлеген һәм аларның партия инициативаларын тормышка ашыруга керткән өлешләрен тану булды. Конференциядә катнашу башкарылган эшләргә йомгак ясау, тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлекнең алдагы юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеген бирде.
Партиянең җирле бүлекчәсе эше Балык Бистәсе районы һәм Татарстан Республикасы халкы мәнфәгатьләрендә дәвам итәчәк.
Нет комментариев