Район үзәге елдан-ел матурлана, яңа объектлар төзелеп, заманча мәйданчыклар булдырыла, халыкка яшәү һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру дәвам итә.
Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән булган бүгенге әңгәмәбездә сүз шул хакта барыр.
– Марс Венерович, район үзәгендә хәзерге вакытта нинди эшләр башкарыла?
– Бүгенгесе көндә Балык Бистәсендә күп санлы федераль, региональ һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла. Федераль программаларга килгәндә, ел саен халык өчен парклар, мәйданчыклар төзибез. Узган ел балалар өчен яңа заманча сәнгать мәктәбе, «Идея» яшьләр үзәге ачылды. Ел саен су кертү, су һәм канализация торбаларын яңаларына алыштыру региональ программаларында катнашабыз.
Муниципаль программалар буенча район башлыгы Радик Ислямов ярдәме белән район үзәгендә Сабантуй, «Бистә шәле» фестивале һәм башка бик күп чаралар уздырыла торган зур матур мәйдан елдан-ел камилләшә, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Бүгенгесе көндә монда тагын бер матур агач йорт төзелеп бетү алдында.
Район халкы өчен барлык шартларны да тудырырга тырышабыз. Безнең эшләп килүче һәм төзелә торган парклар балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр дә ял итә алсын өчен заманча таләпләргә туры китереп төзелә.
– Махсус хәрби операциядә булган егетләребезне кайгырту, аларга ярдәм күрсәтү турында да әйтеп узсагыз иде?
– Махсус хәрби операциядә безнең районнан да егетләребез катнаша. Алар өчен ай саен гуманитар ярдәм җыела, моның белән шөгыльләнүче аерым бер төркемебез бар. Алар солдат егетләребез белән тыгыз элемтәдә торып, кирәкле әйберләргә заявкалар җыялар. Ярдәм күрсәтүдә бөтен район халкы катнаша, эшмәкәрләр зур өлеш кертә. Һәрбер сораган әйберләрен табып, алып барып бирергә тырышабыз. Ай саен гуманитар ярдәм белән бер яки ике йөк автомашинасы барып кайта. Без егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларына үзебезнең өлешебезне кертә алсак, бик канәгать булыр идек.
СВОда катнашучыларның гаиләләрен дә ярдәмебездән калдырмыйбыз. Алар безгә төрле гозер белән мөрәҗәгать итәләр. Район башлыгы Радик Ислямов ярдәме белән без аларның үтенечләрен хәлебездән килгәнчә канәгатьләндерергә тырышабыз. Егетләребез исән-сау туган районыбызга әйләнеп кайтсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев