Кышка кишер яфрагы белән помидор маринадлау ысулы
Җәмгыять

Кышка кишер яфрагы белән помидор маринадлау ысулы

Кишер яфрагы белән помидор маринадлау

1) Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мулрак итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз.

2) Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.

3) 1 л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70 г 9 процентлы уксус салабыз.

4) Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!»

 


Нет комментариев