Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә сауна урнаштырган өчен штрафка яный.
ТР Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Восстание урамындагы бер йортта яшәүче ир-ат үз фатирының санузелында сауна урнаштырган. Моның өчен ул планировканы үзгәрткән һәм бүлге ясаган. Бу закон белән тыела — инженерлык челтәрләре мондый йөкләнешкә түзми, ә янгын чыгу ихтималы күп тапкыр арта.
«Милекчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды», – дип белдерделәр Дәүләт торак инспекциясендә.
Нет комментариев