Шумково авылына баргач, безгә биредә күптән түгел генә эшли башлаган яшь фельдшер Роберт Анатольевич Самоукин турында язарга сорадылар.
Роберт Анатольевич - Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясен тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, ул үзенең туган районына хезмәт итәргә кайткан.
- Мин монда нибары бер ай гына эшлим. Башта шәһәрдә практика үттем, аннан соң юллама буенча үз районыма кайтып, Шумково авылын сайладым.
Биредә халык искиткеч: кешеләр дус, аралашучан һәм ярдәмчел, - дип сөйли Роберт.
Хәзер өлкәннәрне диспансеризацияләү актив бара: фельдшер кан ала, ЭКГ ясый, күз басымын үлчи, шулай ук тикшеренүнең беренче этабын узганнарны диспансер күзәтүе астында тота. Ул көнгә 5 тән 12 пациентка кадәр кабул итә - кешеләр билгеләмәләр алырга, кан басымын үлчәтергә яки яңа белгеч белән танышырга килә.
Йөрәк авыртуына зарланучы авырулар байтак . Мондый очракларда Роберт Анатольевич ЭКГ ясый һәм нәтиҗәләрне расларга районга юллый. Патология ачыкланганда, ул кичектергесез терапия күрсәтә. Әгәр авыруның хәле яхшырмаса, фельдшер сырхауханәгә салу өчен ашыгыч ярдәм чакыра. Һәр көнне Роберт Самоукин Балык Бистәсеннән эшкә килә.
Авыл халкы өчен үз медицина белгечләренең булуы бик мөһим. Аңа эшендә зур уңышлар теләп калабыз!
Нет комментариев