Халыкара өлкәннәр көнендә, Балык Бистәсе гимназиясенең 1 нче номерлы ЮИД отряды «Мудрый пешеход» акциясен үткәрде.
Бу көнне еш кына хөрмәт һәм игелек көне дип тә атыйлар – ул өлкән буын турында кайгыртуның: әби-бабайларга, өлкән яшьтәге күршеләргә, игътибарга һәм ярдәмгә лаек булган һәркемгә карата хөрмәт күрсәтүнең никадәр мөһим булуын искә төшерә.
Акциянең төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр арасында юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары өлкәннәрне бәйрәм белән котлап кына калмадылар, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирделәр. Балалар өлкәннәргә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерделәр.
Нет комментариев