Яңа Арыш авылында 2444 нче сайлау участогында иртәнге сәгать 8 дән сайлау процессы зур оешканлык белән башланып китте.
Участок комиссиясе рәисе Лилия Шәмсивәлиева һәм әгъзалары сайлаучыларны ачык йөз белән каршы алды. Иртәнге салкынча һавада урам ягында халык өчен чын бәйрәм рухы тудырылган иде: мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан кайнар коймаклар, милли камыр ризыклары һәм үләнле хуш исле чәй әзерләнгән.
Бу матур традиция инде берничә ел дәвам итә һәм тавыш бирергә килүчеләргә күтәренке кәеф бүләк итә. Беренчеләрдән булып сайлау участогына Хафизовлар гаиләсе - Ильдус абый һәм Резидә апа килде. Халык агымы өзелми, сайлаучылар яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә актив катнаша.
Авылдашлар очрашып, хәл-әхвәл сорашкан арада чират та сизелми кала. «Исәнмесез! Саулыкмы? Исән-имин килдегезме?» - дип, комиссия членнары һәркемне якты йөз белән каршы ала
. Якынча мәгълүматларга караганда, сәгать 11 гә участокта яшәүче сайлаучыларның инде 26 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәргә өлгергән. Сайлау дәвам итә, һәм Яңа Арыш халкының бердәмлеге, татулыгы бүген тагын бер кат ачык чагыла.
Нет комментариев