Балык Бистәсенең җирле Журналистлар берлегендә
Балык Бистәсенең җирле Журналистлар берлегендә хәзерге вакытта ике дистәгә якын кеше исәптә тора.
Берлек җитәкчесе Гөлназ Җәүдәт кызы Зарипова үзе дә хезмәт юлын район газетасында башлап чыныгу алган, талантлы, югары белемле журналист.
Хәзерге вакытта Полянка авылының китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе булып эшләсә дә гәҗит-журналлардан, язу каләменнән аерылмый ул.
Әле шуның өстенә берлек журналистлары белән төрле очрашулар, Казан шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырырга да вакытын таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia