Айзат Гадиев беренче иапкыр сайлауларда катнашты
Җәмгыять

Айзат Гадиев беренче иапкыр сайлауларда катнашты

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында бу көн чын мәгънәсендә истәлекле вакыйгага әверелде.

2418 нче сайлау участогында Айзат Алмаз улы Гадиев гражданлык бурычын беренче тапкыр үтәде. Дулкынлану һәм мизгелнең мөһимлеген аңлау — нәкъ менә шундый хисләр белән ул якындагы елларга илнең киләчәген билгели торган сайлау ясар өчен участок бусагасын атлап керде. Айзат өчен бу вакыйга тормышның мөһим мизгеле буларак кабул ителде.

Яшь кешенең беренче зур сәяси адымы туган ягында, республика һәм бөтен Россия язмышына битараф булмаган якташлары арасында узуы аеруча символик мәгънәгә ия.

Сайлау участогында билгеләп үткәнчә, мондый мизгелләр һәрвакыт сайлауларның бизәге булып тора.

 


Нет комментариев