2027 елда март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрьдә отпуск рәсмиләштерү иң отышлысы, «Татар-Информ» хәбәр итә.
Бу хакта РИА Новости РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү карарына нигезләнеп яза. Документ нигезендә, 2027 елда ял көннәре 2 гыйнвар шимбәсеннән 5 ноябрьдәге җомгага, 3 гыйнвар якшәмбесеннән 31 декабрьдәге җомгага, шулай ук 20 февраль шимбәсеннән 22 февральдәге дүшәмбегә күчерелә.
РИА Новости исәпләп чыгарганча, ялны бәйрәм көннәре азрак булган һәм, димәк, эш көннәре күбрәк булган айларда алу отышлырак. Аларга 2027 елның март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айлары керә. Мартта бәйрәм көне – Халыкара хатын-кызлар көне булуга карамастан, бу айда эш көннәре барыбер күбрәк, мәсәлән, гыйнварда – 15 көн, шулай ук майда – 19 көн. Мартта эш көннәре – 22, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев