"Әйтергә дә куркам бу сүзне", - ди Балык Бистәсе укучысы
"Коррупция"... Хәзерге буын, ни кызганыч, колакка ятыш булмаган, әйтергә авыр бу сүзне лексиконында еш куллана.
Мин дә бу сүзне телевизордан еш ишетәм, матбугатта да күп очратам. Коррупцион җинаятьләре өчен төрле дәрәҗәдәге чиновникларны, хәтта министрларны да кулга алалар, суд эшләре кузгатыла. Әтием миңа кануннар нигезендә ришвәт алучыларны гына түгел, ә аны тәкъдим итүчеләрне дә кырыс рәвештә җәзага тартуларын аңлатты. Димәк закон каршында ике як та җавап тота. Ә менә кешеләрне бу адымга нәрсә этәргәнен ни кадәр генә аңларга тырышмадым икән? Үзем белән үзем сөйләшәм, бәхәсләшәм. Нишләп соң шундый катгый чаралар (Кытайда, хәтта, үлем җәзасы каралган) да бу афәтне бетерергә булышмый. Мондый кешеләр әллә тумыштан шундый булып туамы, әллә тәрбияләнәләрме?
Ләйлә Гатауллина,
(тулы язманы газетабызның 27 гыйнвар санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев