Балыкбистәлеләр афәтнең якасыннан алырга җыена
Балык бистәсе муниципаль районы наркотикларга көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында полиция участок уполномоченныйларының һәм җирле үзидарә органнарының наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану притоннарын ачыклау буенча уртак эшчәнлеген оештыру, яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауда «Форпост» берләшмәләренең тоткан роле, наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча район үзәк больницасы күргән чаралар турындагы...
Район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов хәбәр иткәнчә, Балык бистәсе территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану притоннары юк икән. Әмма агымдагы елда гына да наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланган. Бер кеше наркотик матдә саклаганы, икенчесе табиб билгеләвеннән тыш кулланганы өчен җавапка тартылганнар.
14-25 мартта үткәрелгән "Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" акциясе барышында 7 гражданинны наркотик куллануларын ачыклау өчен тикшергәннәр, шикле адреслар буенча да тикшерүләр үткәрелгән.
"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Евгений Ненастьев яшьләрне, үсмерләрне наркомания, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән аралау, аларның буш вакытларын мавыктыргыч итеп оештыру өчен күрелгән чаралар турында сөйләде, алда торган планнары белән таныштырды.
Район үзәк больницасының наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча алып барган эшчәнлеге турында табиб-нарколог Нурия Зарипова сөйләде. 2016 елның 1 кварталында гына да 467 кеше тикшерү узган. Бу нигездә машина йөртү таныклыгы алу өчен, эшкә урнашу өчен медицина каравы узучылар. Бүгенге көнгә наркологик кабинета «Наркотик матдәләрдән бәйлелек синдромы» диагнозы белән 8 кеше исәптә тора. Профилактик исәптә 9 наркотик кулланучы исәпләнә.
2006 елдан башлап районда укучылар, студентлар арасында психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча эш алып барыла. Узган ел 210 укучы диагностик тикшерү узган. Алар арасында наркотик кулланучылар ачыкланмаган.
Илгиз Җамалиев.
Фото:omskovk.vv.si
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев