Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Урланган сарыклар эзеннән

Бу язмама алынганчы Мәккәгә хаҗ кылган танышымның сөйләгәннәрен искә төшердем. Ул бу ил халкы турында шаккатып, чит кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгы хакындагы канунны бер карусыз үтәгәннәрен хикәяләгән иде. “Хаҗ  кылыр алдыннан барыбызга да махсус киемнәр бирделәр. Аларны куяр өчен шкафлар (урыннар) күрсәттеләр. Шкафларның йозакка бикләнмәячәген белгәч нык гаҗәпләндек. Әмма безне: “Кире кайтканда бар әйберләрегез дә урынында булыр, бездә урламыйлар, борчылырга урын юк” дип тынычландырдылар. Чыннан да әйберләребез бар да урынында иде”,- диде ул.

Кызганычка каршы безгә алар кебек буларга бик ерак шул әле. Әнә түбәндәге фактлар да шуны раслыйлар. Шушы елның узган 5 аенда гына да Балык Бистәсе судында 4 кеше урлау очраклары өчен хөкем ителгәннәр (2017 нче елда - 10 кеше).
Кешене канун бозарга нәрсә этәрә соң: җиңел табышмы, әллә “кыңгыр эшләре беленмичә калыр” дип уйлаумы?  Котлы Бөкәш авылыннан  Г. да шулай уйлаган күрәсең. Тик энәне капчыкта яшереп булмаганлыгын онытып җибәргән бугай.
 Ә эш болайрак торган. Гыйнвар ае төннәренең берсендә  Г.  районыбызның шәхси эшмәкәре фермасыннан сарык урламак булган. Ул фермага кереп бер буаз сарыкны ат чанасына салып алып китә. Эше уңышлы чыкканга санап, нәфесенә бирелеп янәдән шушы фермадан ике сарык урлый. Шулай итеп ул шәхси эшмәкәргә 45 мең сум күләмендә зыян китерә.
Балык Бистәсе район суды Г.ны Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 158 мәтдәсе нигезендә гаепле дип атады. Аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр һәм 1 ел дәвамында сынау вакыты билгеләделәр. 
Әйе, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә шул, һәм җәзасын да татырга килә.

Таңсылу Минһаҗева.

фото: bogacho.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса