Цирк буфетында 4 яшьлек бала су эчеп агуланган
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Цирк буфетында 4 яшьлек бала су эчеп агуланган

Әлеге хәл ике көн элек Уфада булган. Хокук сакчыларына бу хакта шәһәр хастаханәсеннән хәбәр иткәннәр.

Җирле тикшерү органнары әлеге фактка ачыклык кертү буенча тикшерү эше башлап җибәргән инде. Беренчел фаразлар буенча, 4 яшьлек кызның әтисе циркта тәнәфес вакытында 0,5 литрлы шифалы су сатып алган. Кыз берничә йотым су эчү белән үк үзен начар хис итә башлаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Цирктагы буфетта булган барлык шифалы сулар да тикшерү өчен алынган. Экспертиза һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49127


тикшерү эше башлап җибәргән

Нет комментариев