Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда йортта көчле шартлау булган

Гадәттән тыш хәл кичә, 24 октябрьдә, 21:55 сәгатьтә булган.

Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада ашыгыч хезмәт, җаваплы оешма һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килеп җиткән. Шартлау шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фатир нык җимерелгән, ә подъезддагы барлык фатирдагыларның да ишекләренә зыян килгән. Хәтта бер фатирдагы келәмне урамга - балалар мәйданчыгына кадәр очырган.

Беренчел фаразлар буенча, шартлауның сәбәбе - берәүнең үз-үзенә кул салу теләге, дип яза "Новости Зеленодольска". Фатирда яшәүче ир-атның сәламәтлегенә җитди зыян килгән. Кайбер мәгълүматлар буенча тәненең 95 %ы пешкән. Аны гадәттән тыш урынына килгән коткару хезмәткәрләре табып алган һәм тиз арада хастаханәгә озатканнар. Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шартлау