Татарстанда 24 яшьлек егет атылып үлгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда 24 яшьлек егет атылып үлгән

Әлеге фаҗига узган атнада Буа райнында булган. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә кичкә таба мәрхүмнең Кыят авылында яшәүче әнисе хәбәр итә.

Ул улының ау мылтыгыннан атылып үлүен әҗиткерә. Вакыйга урынында полициянең участок вәкиле тикшерү алып бара. Аның нәтиҗәсендә егетнең үләр алдыннан бернинди дә язу калдырмавы һәм коралның үз исеменә рәсмиләштерелгән булуы ачыклана.

Мәрхүм коралны рәсмиләштерү процедурасында психиатр тикшерүе үткән була. Шуңа да тикшерү аның психик авыру булганга атылып үлү фаразын карамый. Башка мотивлар тикшерелә, дип хәбәр итә "Байрак".

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46489

Фото:rrnews.ru


егет атылып үлгән

Нет комментариев