Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Аны инде 28 мартта ук ябалар. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Ул вакытта һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелгән, диелде.
Әлеге фаҗига турында берникадәр өстәмә мәгълүмат пәйда булда. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күршеләр ярдәм сорап Татарстан коткаручыларына мөрәҗәгать иткән. Урында Татарстан водолазлары һәм коткаручыларыннан торган төркем эшләгән.
Ярга тарттырып чыгарган машинада бер генә кешенең үле гәүдәсе була. Төн уртасына кадәр эзләү эшләре алып барылса да, калган ике кешенең гәүдәсе табылмый.
Нет комментариев