Студент кызга 400 мең сум штраф салганнар
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Студент кызга 400 мең сум штраф салганнар

Социаль челтәрдәге үз битендә Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасын яклаган өчен хөкем иткәннәр.

Ул экстремистлыкта һәм терроизмны яклауда гаепләнә.

Патимат Гаджиева узган елның июлендә «Вконтакте»дагы үз битенә боевиклар, җза моментлары булган кадрлар урнаштырган. Аннан рус телендә дога да куйган. Ике атна узгач бу язмаларны юк итсә дә, ул гаепле дип табылган.

Аны яклаучы як студент кыз терроризмны акламаган, бары тик Сириядәге вакыйгалар белән кызыксынган дип аңлата.

Кыз үз гаебен өлешчә таныган. Сеченов исемендәге медицина университеты студенты Патимат Гаджиевага 400 мең күләмендә штраф салынган.

baltasi.ru

Фото: mk.ru


Нет комментариев