Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия агымдагы елда 12 утырыш уздырды. Аларда административ хокук тәртибе бозучыларга карата төзелгән ике дистәдән артык беркетмә карап тикшерелде.
Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Терлекләрен караучысыз урамнарда, басу-кырларда йөртүчеләр, йорт яннарында, капка төпләрендә төзелеш материаллары, таралып беткән транспорт чаралары саклаучылар, урамга, елга-ерганакларга көнкүреш калдыклары түгүчеләр еш басалар комиссия каршына.
Соңгы вакытта җирле үзидарә органнары чыгарган хокукый актларны үтәмәүчеләр дә (нигездә, үзара салым түләүдән баш тартучылар) административ җаваплылыкка тартылалар.
Барлыгы 21 физик затка 31 мең сум, бер урындагы кешегә 15 мең сум күләмендә штраф салынды.
Штраф салу комиссия өчен үзмаксат түгел. Әмма авыл, шәһәр җирлекләрендә кабул ителгән чисталык, тәртип кагыйдәләрен бозучыларга тәэсир итүнең башка нәтиҗәле чарасы юк шул.
Фото: http://mspros.ru/old_img_db/images/3715_large.jpg
Нет комментариев