Сентябрь гарасаты Татарстанда 8 мең кешене утсыз калдырган
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Сентябрь гарасаты Татарстанда 8 мең кешене утсыз калдырган

Дүшәмбенең яңгырлы, җилле давылы аркасында Татарстанда берничә сәгатькә 8 меңнән артык кешенең электр энергиясеннән мәхрүм калуы билгеле булды.

Әйтик, Кайбыч районында кичке сәгать 7ләр тирәсендә 30 торак пунктта ут сүнгән. Әлеге уңайсызлык бер сәгать эчендә хәл ителгән.

Ә 23:25 сәгатьтә 15 электр баганасы авуы сәбәпле Казанның Чебакса бистәсенең бер өлеше утсыз калган. Электр линиясен бүген сафка бастырып бетерергә ышандыралар.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48439

Фото: http://sntat.ru/reportages/9350


утсыз калдырган гарасат

Нет комментариев