Россиялеләр өчен Парижга очуны тыярга мөмкиннәр
Билгеле булганча, Париждагы куркыныч теракт нәтиҗәсендә бик күп кешенең гомере өзелде. Россиянең туриндустрия берләшмәсе вәкиле Ирина Тюрина сүзләренә караганда, туроператорлар Парижга сәяхәтләрне туктатырга мөмкин.
Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.
- Хәзер бик күп илләр террорлык актлары килеп чыгу куркынычының бик югары булуы турында хәбәр итәчәк. Россиялеләр беркая да бармыйча, өйдә калуны артык күрер, мөгаен. Парижда яңа ел каршылау бик популяр иде, әмма быел алар халык күп җыела торган урыннардан читтә булу ягын карар, - дип белдергән Ирина Тюрина.
Бактың исә, соңгы вакытта Европага сәяхәтләр саны болай да шактый кимегән икән. Ирина Тюрина сүзләренә караганда, Мисырдагы вакыйгалар белән беррәттән Париждагы теракт белән бәйле вәзгять тә туристик бизнеска тискәре йогынты ясаячак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50918
Фото: http://www.desktopas.com/files/2013/06/Paris-In-Night-Widescreen-Hd-Wallpaper-16.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев