Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Районда су кушып аракы сатканнар

Шушы көннәрдә район судында РФ Җинаятьләр кодексының 238нче статьясы (1нче бүлек) буенча кузгатылган җинаять эше каралды.

Гаепләнүчеләр эскәмиясендәге 48 яшьлек хатын-кыз тормыш иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән продукция ясаганы һәм сатканы өчен хөкем ителде. Мондый җинаять өчен 300 мең сумга кадәр штраф, яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Өй шартларында әзерләгән һәм сатылган продукциянең сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген ачыклау өчен экспертиза раславы кирәк. Курсабаш авылында яшәүче хатын-кыз быел 15 июнь иртәсендә ярты литрлы шешәсен 200 сумнан саткан спиртлы исерткечнең дә тормыш иминлеге таләпләренә җавап бирмәгәнлеге ачыклана. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге эчемлек 1-15 июнь көннәре аралыгында "Водка Перепелка Деревенская" ярлыклы 0,5 литрлы шешәгә спиртлы сыекча һәм су тутыру юлы белән ясалган һәм сакланган. Өендә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч продукция ясаган ханым судта үзенең гаебен таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде һәм соңгы 22 елдагы тормышын даими тәрбиягә мохтаҗ инвалид баласы пенсиясенә генә алып баруын әйтеп, җиңел җәза сорады. Судья гаепләнүчене 10 мең сум күләмендә штрафка тарту турында хөкем карары чыгарылды.
Быел район судында РФ Җинаятьләр кодексының 238нче статьясы буенча барысы 5 эш каралды. Хөкем ителүчеләр барысы да куркынычлы алкоголь продукциясе әзерләгән (саткан) өчен җәза алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев