Район полициясе хәбәр итә
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Район полициясе хәбәр итә

Июль ахырында Олы Ныртыда яшәүче Олы Кибәче авылы янында «Саба» җәмгыяте басуы читенә куелган комбайннардан 200 литр дизель ягулыгы (5 мең сумлык) урлый.

Явлаштау авылы кешесе Иләбәр-Явлаштау юлында исерек килеш һәм өстәвенә транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә идарә итә.
Августта Саба районындагы җаваплылыгы чикләнгән оешмада эшләүче, матди-җаваплы зат буларак, үз вазыйфасыннан файдаланып, фураж оны (гомуми суммасы 4 мең сумнан артык) үзләштерә.
Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе, үз вазыйфасыннан файдаланып, җәмгыятьнең 100 мең сум акчасын үзләштерә.
Казанда яшәүче «Саба» җәмгыятенең Иске Мичән авылындагы складыннан (9 мең сумнан артык) тритикале урлаган.
Сатыш авылында яшәүче өендә исерек хәлдә хатынын кыйнаган.
Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.


Нет комментариев