Прокурор да искәртә
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Прокурор да искәртә

Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Руслан Шакирҗанов аңлатма биргәнчә, 2015 елның 23 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе Салым кодексының 2 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 409 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертелде.

Аның нигезендә физик затлар 2015 ел өчен милек, транспорт, җир салымнарын 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр. Элек салым түләү срогы 1 октябрьгә кадәр билгеләнгән иде.

Нет комментариев