Прокуратура тарафыннан районда агымдагы елның 9 аендагы оператив хәл анализланды.
Әлеге чорда барлыгы 169 җинаять теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 43,2 процентка артык. 1 үтерү, 1 көчләү кебек авыр җинаятьләр булды. Урлашу (2,4 процентка), фатирлардан урлау (2,5 тапкыр), бакча йортлары, дачалардан урлау артты.
Сәламәтлекккә авыр зыян китерү 66,7 процентка (3 тән 1 очракка кадәр), складлардан, базалардан, кибетләрдән, башка сәүдә нокталарыннан урлашу 50 процентка (2 дән 1 гә), талау 50 процентка (2 дән 1 гә) кимеде. Сәламәтлеккә үлемгә илткән зыян китерү, автомототранспорт урлау, фатирларда талау кебек җинаятьләр теркәлмәде.
Җинаятьләрне ачу 86,9 процентны тәшкил итте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6,6 процентка кимрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең 93,3 проценты ачылды.
Икътисад өлкәсендә 36 җинаять ачылды. Узган елның шушы чорына караганда 19 процентка артыграк. Зур күләмдә милек үзләштерү, салым җинаятьләре күзәтелмәде. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 3 җинаять ачылды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 25 процентка кимрәк.
Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 87,3 процент (Татарстан буенча 56,6 процент) булды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка кимрәк.
Балигъ булмаганнар (1 җинаять), хатын-кызлар (22 җинаять), укучылар (5 җинаять), даими кереме булмаганнар (58 җинаять), элек хөкем ителгәннәр (21), рецидивистлар (10 җинаять), чит ил гражданнары (2 җинаять) тарафыннан кылынган җинаятьләрне тикшерү артты.
Вак хулиганлык (5,1 процентка), җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану (36,1 процентка), куллану базарында тәртип бозу (6,7 процентка) өчен җавапка тартылучылар кимеде.
9 ай йомгаклары буенча 28 юл-транспорт фаҗигасе (узган елның шушы чорына караганда 20 процентка ким) теркәлде. Аларда 5 кеше (64,3 процентка кимрәк) һәлак булды, 31 кеше (13,9 процентка кимрәк) яраланды.
Район прокуратурасы хокук саклау органнарының 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча координацион киңәшмәсендә булган кимчелекләрне күрсәтте. Җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар арткан урыннарда профилактик чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.
Балык Бистәсе районы прокуратурасы.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев