Полициягә сүз әйтә күрмәгез-штраф - 15 мең сум
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Полициягә сүз әйтә күрмәгез-штраф - 15 мең сум

Казанда яшәүче 30 яшьлек Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды. Ул полиция хезмәткәрләрен хурлаган өчен 15 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.

23 сентябрь көнне ул үзенә шелтә белдергән ике полиция хезмәткәрен халык алдында хурлап ташлый. Үзе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә була.

Нәтиҗәдә, Марат Хәйруллинга карата җинаять эше ачыла. Ир-ат гаебен тулысынча таный. Хәзер ул дәүләткә 15 мең сум штраф түләргә тиеш.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50929

Фото: http://intertat.ru.


полиция

Нет комментариев