Париждагы гадәттән тыш хәл турында бер кат хәбәр иткән идек инде. Әлеге терактны "Исламское государство" группировкасы кылган дип фаразлана. 153 кеше үлгән, 200 кеше җитди җәрәхәтләр алган.
Полиция тарафыннан барлыгы 8 терроист юк ителгән инде. Аларның җидесе үз-үзен шартлатса, берсен полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Тикшерүчеләр терроистлар саны тагын да күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый. Кайсыберләренең качып китү ихтималы да бар, дип уйланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50915
Фото: http://intertat.ru.
Нет комментариев