Маньякны тотарга булышучыга 3 миллион сум вәгъдә итәләр
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Маньякны тотарга булышучыга 3 миллион сум вәгъдә итәләр

Серияле рәвештә үтерүче ир-ат инде 22 хатын-кызны үтергән.

Дөресрәге, ялгыз яшәүче пенсионерларга социаль хезмәткәр яки башка рәсми кеше булып керә һәм хуҗабикәне буа. Җинаять юлын Казанда башлаган маньяк Чиләбе өлкәсендә, Мари Элҗ, Чувашиядә, Башкортостанда, Пермь краенда булган. Соңгы тапкыр аны Уфада күргәннәр. Тикшерүчеләр шикләнгән ир-атлы видеоны кулга төшергәннәр. Шулай да ул әлегә иректә. Сак булыгыз. Шикле адәмнәр белән танышып, өегезгә чакыра күрмәгез.

Чыганак: www.chelnyltd.ru

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/10231-manyaknyi-totarga-bulyishuchyiga-3-million-sum-v%D3%99gd%D3%99-it%D3%99l%D3%99r.html


Нет комментариев