Һәлакәткә юлыккан самолетның "кара ящигы"на зыян килмәгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Һәлакәткә юлыккан самолетның "кара ящигы"на зыян килмәгән

Һәлакәткә юлыккае Airbus-321 очкычының ике "кара ящигы" да табылган. Аларга сизелерлек зыян килмәгән, дип белдерде Россия транспорт министры Максим Соколов.

- Очышны яздырып бару җайланмиалары техник яктан аларга бераз гына зыян килгән, - дигән министр. - Мисыр ягыннан әйтүләренчә, аларга термик тәэсир булмаган.

Исегезгә төшерәбез, "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка очыш ясаганда, Синай ярымутравында һәлакәткә юлыкты. Борттагы 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды. Һәлакәттә бер кеше дә исән калмады.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50438


самолет

Нет комментариев