Кулында пакет, ә анда наркотик
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Кулында пакет, ә анда наркотик

Шушы көннәрдә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Балык Бистәсенең З. Шәймарданов урамында патрульлек иткәндә, шикле ир-атны туктаталар.

Тикшерү барышында аның кулындагы кара пакеттан 21 грамм авырлыкта наркотик матдә-мәк саламы табыла. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер 33 яшьлек Яшел Үзән кешесенең наркотикны каян алуы, кая алып баруы ачыклана.

Фото: http://weforex.ru/uploads/2015-03/1425664682_.jpg


паект

Нет комментариев