Кем өчендер түләп ятканбыз
Безнең йортта яшәүче кайберәүләр бакча йортларын, сарайларын, мунчаларын электрлаштыруның бик җайлы ысулын уйлап таптылар. Барлыгы 13 фатир хуҗасы электр чыбыкларын фатирларыннан гына суздылар да куйдылар.
Бу чыбыклар балалар мәйданчыгы өстеннән (кайберләре кул җитем биеклектә) узалар иде. Ә өзелеп китсәләр фаҗига буласын көт тә тор. Күп фатирларда электр чыбыкларының 40 ел чамасы алыштырылмаганлыгын исәпкә алсак, янгын чыгу ихтималы да зур бит. Моннан берничә ел элек подвалда рубильниктан янгын чыга язган иде инде.
Безнең мөрәҗәгатьтән соң Балык Бистәсе шәһәр җирлеге, идарәче компания, янгын күзәтчелеге вәкилләре килеп тикшереп бу чыбыкларны алдырдылар.
Бу хуҗалар чыбыкларны счетчик аша тоташтырдык дисәләр дә, дөреслеккә туры килми ахыры. Ник дисәгез, бу чыбыкларны алдырганнан соң, гомуми йорт хаҗәтләре өчен түләвебез 200 квт. ка кимеде. 8 ел буе кемнәрнеңдер мунча, сарайларында янган ут өчен түләп бармаганбызмы соң, дигән сорау туа.
Бу башбаштаклыкка киртә куючыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Райлә Дудко,
күп фатирлы йорт рәисе.
Фотосы: www.consultelectro.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев