Чит ил студентын үтерүгә бәйле эш буенча тугыз кеше тоткарланган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казанда чит ил студентын үтерүдә шикләнелүче ике кешенең җинаять гамәлләре белән бәйле тагын алты эпизодта катнашы барлыгын ачыклады. Бу хакта журналистларга Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең өлкән тикшерүчесе Игорь Золотов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
6 март көнне Татарстан полиция хезмәткәрләре Африка студентын үтерүдә шикләнелүче Архипов һәм Хәлиловны кулга алды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казан федераль университеты студенты, Чад Республикасы гражданиның үле гәүдәсенә 16 февраль көнне Гадел Кутуй урамындагы йорт янында юлыгалар. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Үтерү» маддәсе буенча эш кузгатыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерү эшен аерым контрольгә алырга күрсәтмә бирде һәм бу хакта мәгълүмат биргән кешегә 1,5 миллион сум күләмендә акчалата бүләк вәгъдә итте.
«Җинаять эшендә шикләнелүче ике кеше 6 эпизод буенча күрсәтмәләр бирде. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды, алар тикшерү бүлекләреннән алынып, бер эшкә берләштерү һәм алга таба тикшерү өчен Татарстан буенча тикшерү идарәсенә тапшырылачак», - дигән Золотов.
Чит ил студентын үтерүгә бәйле эш буенча тугыз кеше тоткарланган. Аларның икесенең әлеге җинаятькә катнашы барлыгы ачыкланган. Хәзерге вакытта калганнарыннан сорау алына, аларның мондый җинаятьләргә катнашы бармы-юкмы икәнлеге ачыклана, экстремистик оешма төзүләре турында дәлилләр туплана.
ТАСС агентлыгы Казанда Африка студентына һөҗүмнең алдан әзерләнүе турында хәбәр иткән иде инде. Җинаятьтә шикләнелүчеләр, пычак һәм чүкеч белән коралланып, чит ил студентын сагалап торган. Хәлилов һәм Архипов гаепләрен таныды. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.
10 мартта тикшерүче җинаятьтә шикләнелүчеләрне сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк.
Нет комментариев