Капланган машинадан биталар һәм пычаклар чәчелгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Капланган машинадан биталар һәм пычаклар чәчелгән

Машина йөртүче исерек булган һәм ДПС хезмәткәрләреннән качам, дип кызу тизлектә барган.

Тизлекне арттыру, исерек килеш хәрәкәт итүнең нәтиҗәсе - ВАЗ-2109 автомобиле Бигаш һәм Төзүчеләр проспекты кисешкән чатта капланган. Һәлакәткә очраган машинада тагы 3 егет булган, беркем дә зыян күрмәгән. «ВАЗ-2109» автомобиленең багажнигында биталар, пычаклар тулы капчык табылган. Бер битага кадаклар да кагылган булган. Машинадагыларны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Алар Яр Чаллы шәһәреннән килгән дигән фикер бар.

фото: chelnyltd.ru
фото: chelnyltd.ru
http://baltasi.ru/news/jamgyjat/1179.html

Нет комментариев