Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хәрби хезмәт - чын ир-егетләр өчен

Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәтнең яшьләр арасында абруен күтәрү юнәлешендә максатчан эшчәнлек алып бара.

Контракт буенча хезмәт итүче тоткан хезмәт урынына, тиешле еллар хезмәт иткәненә (выслуга лет), нинди регионда хезмәт итүенә бәйле рәвештә 28 000 нән 60000 сумга кадәр хезмәт хакы ала. Моннан тыш бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүләр дә (3 елга контракт төзегәндә бирелә торган пособие, яңа хезмәт урынына күчкәндә түләнә торган пособие һәм башкалар) каралган.
Акчалата тәэминатка өстәмә түләүләр:
- тиешле еллар хезмәт иткәнлеккә окладның 10 проценттан 40 процентына кадәр;
-класслылык квалификациясе өчен окладның -5, өченче класс өчен 30 процентына кадәр;
- дәүләт серен тәшкил итә торган мәгълүматлар белән эшләгән өчен хәрби окладның 65 процентына кадәр;
-хәрби хезмәтнең аерым шартлары өчен окладның 100 процентына кадәр;
-тыныч вакытта тормыш, сәламәтлек өчен куркыныч бурычлар үтәү, корабльләрдә походларга чыгу, хәрби уеннарда катнашу, кыр шартларында хәрби-уку бурычларны үтәү өчен:
- хәрби окладның 100 процентына кадәр;
- хезмәт вазыйфаларын намус белән нәтиҗәле үтәгән өчен 3 окладка кадәр премияләр;
-физик әзерлек дәрәҗәсе, чит телләрне белгән өчен өстәмә;
- елына бер мәртәбә 1 оклад күләмендә материаль ярдәм.
Барлык өстәмә түләүләр хезмәт урыны дәрәҗәсенә, хезмәт иткән еллар санына, һөнәри осталык (классслылык) дәрәҗәсенә, региональ коэффицентка бәйле рәвештә ел саен индексацияләнеп артып барачак.
Даими әзерлектәге хәрби частьләрдә контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә, санатор-курорт дәвалану, чираттагы ял урынына бару чыгымнары да түләнә.
Контракт буенча хезмәт итүчеләр яшәү урыны, тулай торак белән тәэмин ителәләр, яки торак өчен акчалата компенсация алалар.
Армиядә 20 ел, ә кайбер очракларда 10 ел һәм күбрәк хезмәт итүчеләр үзләре сайлаган урында даими яшәү өчен торак белән тәэмин ителәләр.
Сержантларга һәм солдатларга икенче контракт төзегәндә түләүләре дәүләт хисабына компенсацияләнә торган торак өчен ипотека алу мөмкинлеге бирелә.
Шулай ук аларның конкурссыз югары һәм урта белем бирү учреждениеләренә керү хокукы да бар.
Хәрби хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзалары хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәваланалар.
20 ел һәм аннан да күбрәк стаж булганда хәрбиләр 45 яшьтән пенсиягә чыгалар.
Хәрби хезмәт урынында туклану, кием, башка әйберләр белән тәэмин итү тиешле нормалар нигезендә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Балык Бистәсе хәрби комиссариатының 19 кабинетына мөрәҗәгать итәргә. Телефон: 2-25-50.
Фотосы: urist-onlain.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев