Халык дәвалаучысына бару үлемгә китергән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Халык дәвалаучысына бару үлемгә китергән

Әлеге хәл 2014 елның 19 ноябрендә булган. Кан алдыру беркатлы ир-атның үлеменә китергән.

Татарстанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат Оренбургта гомер итүче 56 яшьтәге халык дәвачысына барган. Медицина белеме, андый эшчәнлек алып барарга лицензиясе дә булмаган әлеге "дәвалаучы" ир-аттан кан алдырырга булган. Әлеге сеанстан соң клиентта кан укмашу башлана, күп төрле яралар хасил була. Күпмедер вакыт узгач ул күп кан югалтудан Питрәч хастаханәсендә вафат була.


Тикшерү эше төгәлләнгән. Хәзер халык дәвалаучысы хөкем каршына басачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46858

Фото: http://laonskaya.ru


иратның үлеменә китергән

Нет комментариев