Машинаны куып алып китү белән бәйле эш 2015 елның сентябреннән бирле карала. Аны йорт яныннан Сарманнан 25 яшьлек аек булмаган хәлдәге егет алып киткән. «Сигезле» ясап барган машинаны ерак та китмичә ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Тик ул шул арада машина белән бордюр өстенә менәргә һәм аңа зыян китерергә өлгергән. Шулай да үз гаебен танымый. Сүз уңаенда әйткәндә, егет элек алты тапкыр хөкем ителгән.
Җырчыга ремонт 80 мең сумга барып төшкән. Судта катнашу Гөлданиянең иҗат планнарына да төзәтмә керткән. Хәзерге вакытта ул композитор иренең иҗатына багышланган хатирәләрне китапка туплау белән мәшгуль."Әлмәт таңнары"
Источник:http://www.atnya-rt.ru/tt/heberler/item/6180-g%D3%A9ldaniya-sud-yulyinda-y%D3%A9ri-%D3%99tn%D3%99-ta%D2%A3yi.html
Нет комментариев