Гадәти булмаган табылдык Балык Бистәсе ир-егетенә шактый күңелсезлекләр китергән
Бер ир-егет авыл буйлап барганда буш торучы йортның тәрәзәсе астында ятучы чүпрәк төргәккә игътибар итә.
Ачып караса- 11 данә патрон. Ул аларны өенә алып кайта, перчатка эченә тутырып куртка кесәсенә салып куя. Моннан соң биш ел үтә. Ир-егет яшәү урынында үзгәртә. Башка мөлкәте белән теге табылдыкларын да калдырмый. Патроннарны мич башына яшереп куя. Тагын шунда күпме ятырлар иде дә. Бәхетсезлегенә каршы, оператив-эзләнү чаралары вакытында патроннарны полиция хезмәткәрләре табып алалар.Экспертиза 9 мм калибрлы патроннарның кыска көпшәле коралдан атарга яраклы булуларны күрсәтә.
Андый табылдыкка тап булдыңмы полициягә хәбәр итүең хәерле инде. Бу очракта ир кеше патронарны аңлы рәвештә үзендә калдырган. Кем белә? Бәлки берәр вакыт файдаланырмын дип тә уйлагандыр.
Балык Бистәсе район суды әлеге ир-егетне РФ Җинаятьләр кодексының 222 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм сигез айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 73 маддә нигезендә билгеләнгән җәза шартлы дип санала, хөкем ителүчегә алты ай сынау срогы куела . Шул чор эчендә ул үзенең тәртибе белән төзәлүен исбатларга тиеш була. Шулай ук ул яшәү урынын үзгәртмәскә, тору урыныннан 22.00дән 06.00 сәгатькә кадәр чыгып йөрмәскә, масса күләм чараларда катнашмаска тиеш.
Менә шулай һәр табылдык шатлык китерми шул. Бу ир-егет кебек күңелсез хәлләрдә калуың да бик ихтимал.
Район судының
"Диалог" матбугат үзәге.
Фото: kakprosto.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев