Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Дәүләт хезмәте порталыннан файдалануның өстенлекләре байтак

"Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге халыкка нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтә? Илгиз Шакирҗанов".

Әлеге сорауыбызга район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов җавап бирә:

"Бүгенге көндә эчке эшләр органнары тарафыннан 35 төрдә дәүләт хезмәте күрсәтелә. Бу мәгълүмат үзәге линиясе, ирекле дактилоскопик теркәү узу, лицензия-рөхсәт эше линиясе буенча хезмәтләр. Гражданнар полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп, хөкем ителгәнлеккә (ителмәгәнлеккә), җинаять җаваплылыгына тартылу яки туктатылу турында белешмәләр, Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгарыла торган рәсми документларга апостиль куйдыра алалар.

Хәзер гражданнар дәүләт хезмәтләреннән гадиләштерелгән тәртиптә файдалана алалар. Моның өчен кагыйдә буларак гражданның кулында булган, минималь күләмдәге документларны алып килү дә җитә. Документ һәм мәгълүматларның күпчелеге федераль башкарма хакимият органнарның ведомствоара электрон үзара элемтә систимасы буенча соратып алына.

Интернетка керү мөмкинлеге булган гражданнар контактсыз, тиз документ әйләнеше өстенлекләреннән, вакытларын югалтмыйча тиешле хезмәтләрдән файдалана алалар. Порталның барлык хезмәтләреннән, шул исәптән Россия Эчке Эшләр Министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торганнарыннан файдалану өчен бер мәртәбә "Госуслуги" сайтында теркәлү җитә.

Дәүләт хезмәте порталыннан файдалануның өстенлекләре байтак. Анда сезгә уңайлы булган җирдән тәүлек әйләнәсе керү мөмкинлеге бар. Чиратта торасы, язмача раслау көтәсе юк. Коррупциягә дә урын калмый, чөнки гариза бирүче ведомствога турыдан- туры мөрәҗәгать итми. Дәүләт хезмәте билгеләнгән срокта күрсәтелә, алынган хезмәт нәтиҗәләренә шикаять белдерү мөмкинлеге бар.

Фото:http://the-1.ru/uploads/posts/2015-11/opublikovany-uslugi-kotorye-budut-predostavlyatsya-v-novom-krymskom-mfc_1.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файда