Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Чистайдагы картлар йортында үтереш

Чистай районындагы өлкәннәр йорт-интернатында күңелсез хәл килеп чыккан. Шунда яшәүче бер ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән.

Вафат булган ир-атны җәнҗалчы буларак телгә алалар. Ул даими рәвештә интернаттагы башка кешеләргә янаган, төрлечә мыскыл иткән, үртәгән һәм култык таягы белән төрткәләгән. Әлеге галәмәтләренә түзә алмыйча, икенче бер карт пычак алып аның эченә кадаган. Зыян күрүче үлгән. Җинаять кылучы гамәлен таныган, бу хакта интернатның шәфкать туташына да үзе хәбәр иткән.

Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49189

Фото: http://images.aif.ru/006/804/9ea1d281124ff56abc88eadfadc9a245.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күңелсез хәл